news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Аэрофлот» очкычына Шри-Ланкада арест салынганга Мәскәүгә рейсы гамәлдән чыгарылган

«Аэрофлот» авиакомпаниясенең Коломбо – Мәскәү авиарейсының очышы гамәлдән чыгарылган. Очыш Шри-Ланка Республикасының һава юллары җитәкчелегенең очып китүне тыюы сәбәпле туктатылган. Арестны бетерү турында суд тыңлаулары 8 июньдә булачак, дип хәбәр иткән Россия авиакопаниясе. Бу хакта РИА Новости яза.

«Аэрофлот»ның Коломбодан Мәскәүгә 2 июнь көнне булырга тиешле SU289 рейсы тоткарланды. Аннары, Шри-Ланканың авиация хакимияте рөхсәте булмау сәбәпле, гамәлдән чыгарылды», – диелә хәбәрдә.

Компаниянең матбугат хезмәтендә шулай ук рейс пассажирларының барысы да кунакханәдә булуын һәм авиакомпания стандарты буенча хезмәт күрсәтелүен билгеләп үттеләр. «Аэрофлот»ның контакт-үзәге аларга Мәскәүгә очу вакыты турында хәбәр итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100