news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Аэрофлот» 2018 елгы дөнья чемпионаты авиабилетларына 5 сум күләмендә тариф кертә

Махсус тариф Россия җанатарларын РФ җыелма командасы матчлары үткәрелә торган шәһәрләргә алып барганда һәм кире кайтканда гамәлдә булачак.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). «Аэрофлот» авиакомпаниясе 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Россия җанатарларын РФ җыелма командасы катнашындагы матчларга алып бару өчен махсус тариф кертә. Аның күләме, такса һәм җыемнарны исәпкә алып, 5 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Махсус тариф буенча билет алу өчен, җанатарларга РФ гражданины һәм җанатар паспортларын, Россия җыелмасы катнашындагы матчка алынган билетны күрсәтергә кирәк.

РФ Президенты Владимир Путин «Аэрофлот» авиакомпаниясе башлыгы Виталий Савельев белән очрашу вакытында компаниянең әлеге тәкъдимен хуплады.

Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты 2018 елның 14 июненнән 15 июленә кадәр узачак. Турнир матчларын Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Волгоград, Казан, Түбән Новгород, Самара, Саранск, Ростов-Дон, Екатеринбург һәм Сочи шәһәрләре кабул итәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100