news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аена 160 мең сумнан артык акча алучы пенсионерлар категориясе аталды

Россиядә очучы-сынаучыларның пенсиясенең уртача күләме аена 160 мең сумнан артык. Бу хакта РФ Социаль фонды системасы мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Агымдагы елның 1 апреленә очучы-сынаучыларның уртача пенсиясе аена 163 120 сум тәшкил иткән. Ел башы белән чагыштырганда ул якынча 13 мең сумга арткан, дип хәбәр итә агентлык.

Шул ук вакытта эшләвен дәвам итүче очучы-сынаучыларның пенсиясе уртача 151 034 сум тәшкил итсә, эшләмәүчеләрнеке 167 107 сум.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россиядә уртача пенсия күләме елына якынча 2,5 мең сумга арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot