Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җәен шиплы шиналар кулланган өчен штраф салалар
Россия Хөкүмәте җәй көне автомобиль тәгәрмәчләрендә шиплы резина куллануны тыйды. Кышкы чорда кышкы шиналар булмаган өчен дә штраф каралган. Бу хакта Россия Министрлар Кабинеты карарында язылган.
Шиналарны сезонга ярашлы итеп кулланмау транспорт чараларын эксплуатацияләү тыела торган төзексезлекләр һәм шартлар исемлегенә кертелде. Шулай итеп, хәзер исемлеккә «шууга каршы шиплы шиналарны җәйге чорда (июнь, июль, август) куллану», шулай ук «кышкы чорда (декабрь, гыйнвар, февраль) кышкы шиналар куймау» керә.
Моннан тыш, әгәр кышкы һәм шиплы шиналар автомобильнең барлык тәгәрмәчләренә дә куелмаган булса, машинаны куллану тыела. Төзексезлекләр исемлегенә җитештерүче тарафыннан каралмаган үлчәмдәге, тизлек категориясендәге шиналарны куллану да кертелгән. Шулай ук төзек булмаган шина куллану, дисклар белән тәгәрмәчнең бер генә болты яки гайкасы булмаган очракта транспорт белән идарә итү тыела.
Билгеләп үтик, гамәлдәге закон буенча төзек булмаган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен штраф 500 сумнан башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз