news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәен Казаннан Нижневартовскига туры авиарейслар ачыла

Җәйге навигациядә Татарстан башкаласыннан Нижневартовскига һәм кире юнәлештә туры авиарейслар ачыла, тиешле пунктка 2,5 сәгать эчендә барып җитеп булачак. Бу хакта Казан аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Самолетлар Казаннан дүшәмбедә – 01.00, җомгада – 00.55 сәгатьтә, Нижневартовскидан исә 06.50 сәгатьтә (ике көндә дә) кузгалып китәчәк. Пассажирларга 218 урынлы, уңайлы ВС Airbus A321neo авиалайнерлары хезмәт күрсәтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot