Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җаекта «Рәсүлев укулары» үтәчәк
2–4 июльдә Җаек һәм Чиләбе шәһәрләрендә «Рәсүлев укулары: Россия тарихы һәм бүгенге тормышында ислам» VII Халыкара XV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конференция күренекле дин эшлеклесе, педагог һәм мәгърифәтче Зәйнулла ишан хәзрәт Рәсүлев истәлегенә оештырыла. Ул ел саен берьюлы берничә мәйданчыкта – Көньяк Урал дәүләт аграр университеты, Җаек шәһәре администрациясе һәм Чиләбе дәүләт университетында уза.
Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан быел конференциянең төп темасы — төрле халыкларның традицион кыйммәтләре бердәмлеге. «Рәсүлев укулары» программасы традицион рәвештә заманча җәмгыять өчен мөһим булган төп мәсьәләләрне күтәрә һәм фән, хакимият вәкилләре, дини җәмәгатьчелек арасында конструктив диалог урнаштыруга юнәлдерелгән
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз