Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Адымнар» мәктәбенең шәһәр читендә өстәмә белем бирү үзәге ачылачак
Татьяна Ларионова сүзләренчә, быел 1 сентябрьгә бу объект гамәлгә кертелер дип көтелә.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел 1 сентябрьдә «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексының шәһәрдән читтәге өстәмә белем бирү үзәген ачарга җыеналар.
«Шәһәр читендә өстәмә белем бирү үзәге төзелешен төгәлләп киләбез. Ул ел әйләнәсендә балаларны тел сменаларына кабул итәчәк», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларинова «Мәрхәмә-Милосердие» хатын-кыз-депутатлар берләшмәсенең «Адымнар» полилингваль комплексындагы күчмә утырышында.
Аның сүзләренчә, быел 1 сентябрьгә бу объект гамәлгә кертелер дип көтелә.
«Мәрхәмәт» берләшмәсе депутатлары бүген «Адымнар» мәктәбенең Бичурин урамындагы бинасында экскурсиядә булды. Төрле милләт балаларының иҗади чыгышларын карады. «Адымнар» мәктәбендә бүген 19 милләт укучысы белем ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз