news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Адымнар» белем бирү комплексына ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәбе исеме бирелде

«Адымнар» мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов сүзләренчә, соңгы ике елда бу исемлеккә Россиянең бер мәктәбе дә кабул ителмәгән.

«Адымнар» белем бирү комплексына ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәбе исеме бирелде
Владимир Васильев

«Адымнар» күп телле белем бирү комплексы ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре исемлегенә керде.

«Кичә «Адымнар» мәктәбенә ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәбе статусы бирү турында карар кабул ителде», - диде ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе Казанда ЮНЕСКО комитетының Яшьләр моделе ачылышында.

Григорий Орджоникидзе

Фото: © Владимир Васильев

ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре проектының Россиядәге координаторы Нэлла Прусс безнең илдә әлеге исемлектә 400гә якын мәктәп барлыгын һәм күп уку йортлары анда керергә чират торуын белдерде. «Безнең Париждагы департаментта бик әкрен эшлиләр һәм аеруча соңгы вакытта яңа урыннар алу авырлашты. Киләчәктә безнең мәктәпләр җиңелрәк расланыр дип өметләнәм», - диде Нэлла Прусс.

Нэлла Прусс

Фото: © Владимир Васильев

Казанның «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре исемлегенә керү процессы ике елдан артыкка сузылганын әйтте. Аның сүзләренчә, соңгы ике елда бу исемлеккә Россиянең бер мәктәбе дә кабул ителмәгән.

  • ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре челтәре 1953 елда оешкан. Ул бөтен дөньяның мәгариф учреждениеләрен балалар һәм яшьләр аңына тынычлык сеңдерү максаты белән бәйли. 182 илдән 11,5 меңнән артык мәктәпләр челтәре халыкара аңлашу, тынычлык, мәдәниятара диалог, тотрыклы үсеш һәм сыйфатлы белем бирү идеяләрен хуплый.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100