news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Адыгеяда татар җәмгыяте рәисе Аләм Ильясов республиканың истәлекле медале белән бүләкләнде

Адыгея Республикасына кебек, Аләм Ильясов җитәкләгән “Дуслык” җәмгыятенә дә быел 25 ел тулды.

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”) Адыгея Республикасында “Дуслык” татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Аләм Ильясов “Адыгея Республикасы – 25 ел” юбилей медале белән бүләкләнде. Адыгеяның атказанган табибы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Майкоп шәһәре халык депутатлары Советы депутаты Аләм Ильясовка республиканың 25 еллыгы уңаеннан истәлекле медальне төбәктә милләтара бердәмлекне ныгытуга өлеш керткәне өчен, республика башлыгы Аслан Тхакушинов йөкләмәсе буенча, Адыгеяның Милләтләр эшләре, ватандашлар белән элемтә һәм гаммәви мәгълүмат чаралары комитеты рәисе Аскер Шхалахов тапшырды. Бу хакта “Советская Адыгея” республика газетасы хәбәр итә.

Аләм Ильясов тумышы белән Адыгеядан. Ул җитәкләгән “Дуслык” җәмгыятенә дә быел 25 ел тулды. Республикада өч меңнән күбрәк татар яши. Җирле татарлар Казанда Бөтендөнья татар конгрессы форумнарында, татар хатын-кызлары, татар яшьләре җыеннарында даими катнаша. Майкопта инде күп еллар татар якшәмбе мәктәбе, “Дуслык” җәмгыятенең татар этнографик музее эшли. Музейда татарлар, башка милләт вәкилләрен дә чакырып төрле мәдәни чаралар оештырылып тора. Мәктәп укучылары, Адыгея дәүләт университетының тарих факультеты студентлары экскурсиягә йөри.

news_right_1
news_right_2
news_bot