news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Адыгея татарларының «Дуслык» дигән газетасы дөнья күрде

Адыгея татарларының «Дуслык» дигән газетасы дөнья күрде

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Адыгеядә яшәүче татарлар чыгара башлаган «Дуслык» дигән мәдәни-агарту газетасының беренче саны дөнья күрде. Ул республиканың шул ук исемдәге Татар милли-агарту җәмгыяте тырышлыгы белән нәшер ителә. Газета рус телендә, айга бер мәртәбә чыгачак. Анда, нигездә, борынгы Адыгея җирендә яшәүче татарларның тормышы һәм көнкүреше мәсьәләләре яктыртылачак, милләттәшләребезнең рухи үсешенә һәм милли-мәдәни бердәмлегенә китерүче мәкаләләр урын алачак.

Газетаның беренче саны «Мөхәррир сүзе» сәхифәсе белән ачыла. Анда баш мөхәррир А.М.Иминова газетаның максатларын билгели һәм республикада яшәүче милләттәшләребезне бердәмлеккә, шулай ук газета белән үзара файдалы хезмәттәшлеккә чакыра. Яңа басманың беренче санында республиканың «Дуслык» исемле Татар мәдәни-агарту җәмгыяте турында да бай мәгълүмат бирелгән. Ул Майкоп каласында 1991 елда оеша. Аның беренче рәисе итеп элеккеге хәрбиләрдән булган Равил Әхмәтев сайлана. Оешма шәһәрдә беренче татар якшәмбе мәктәбе ачып җибәрә һәм милли-мәдәни агарту өлкәсендә шактый гына күркәм эшләр башкара.

«Дуслык»ның беренче санында милләттәшләребезнең игътибарын җәлеп итәрлек күп кенә башка материаллар да урын алган. Җыеп кына әйткәндә, ерак Адыгеяда яшәүче канкардәшләребезне куандырып чыга башлаган бу газетаның исеме җисеменә бик тә туры килә кебек.

news_right_1
news_right_2
news_bot