Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Адыгея Республикасында Муса Җәлилгә багышланган һәйкәлнең тантаналы ачылышы узды
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Адыгея Республикасына килде. Сәфәр кысаларында Кошехабль районының Политотдел авылында бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә багышланган һәйкәлнең тантаналы ачылышы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: © Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте
Чарада Адыгея Республикасы мәдәният министры Юрий Аутлев, Кошехабль районы башлыгы Заур Хамирзов, Татарстаннан килгән рәсми делегация, җирле татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре, иҗат әһелләре һәм киң җәмәгатьчелек катнашты.
Ачылыш тантанасында Васил Шәйхразыев катнашучыларны сәламләп, Муса Җәлилнең батырлыгы һәм иҗаты яшь буын өчен олы үрнәк булуын билгеләп үтте. Ул, шулай ук, Адыгея җитәкчелегенә татар халкына күрсәткән ихтирам һәм проектны тормышка ашыруда ярдәм иткән өчен рәхмәтен белдерде.
Һәйкәл ачылышында Муса Җәлилнең әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Күренекле шагыйрьнең рухы, аның батырлыгы һәм иҗаты халык күңелендә бүген дә тирән эз калдыра.
Тантанадан соң Татарстанның атказанган артистлары Рөстәм Насыйбуллин һәм Сөмбел Билалова авыл халкы өчен бәйрәм концерты тәкъдим итте. Аларның чыгышлары тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.
Чара кысаларында делегация вәкилләре Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә дә чәчәкләр салды. Ахырдан, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән коймалары яңартылган авыл зиратына бардылар. Делегация вәкилләре мәрхүмнәр рухына дога кылды, Коръән сүрәләре укылды. Аннары зиратта башкарылган эшләр белән таныштылар һәм мондый мөһим проектларны киләчәктә дә дәвам итәргә кирәклеген ассызыклап уздылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз