Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Адвокат ятим балаларга тиешле ташламалар турында сөйләде
18 яше тулган һәр ятим бала чиратсыз тәртиптә төзекләндерелгән торак җир алырга хокуклы. Бу хакта «Татар-информ»га юридик фәннәр докторы, Россиянең мактаулы адвокаты Людмила Айвар хәбәр итте.
«Әгәр 23 яшькә кадәр торак бирелмәгән икән, аның торак җир алу хокукы саклана (гражданин үз вакытында исәпкә баскан очракта)», - дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.
Шулай ук, аның сүзләренчә, 2023 елдан яңа чара — торак сертификаты гамәлдә. Ул ятим балаларга торак сатып алырга яисә ипотека кредитын капларга мөмкинлек бирә. Программа пилот төбәкләрдән башлап этаплап кертелә, дип билгеләде адвокат.
«Моннан тыш, ятим балалар мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм югары уку йортларында бушлай белем ала. Дәүләт аларны кием-салым, аяк киеме, туклану, уку өчен кирәк-яраклар һәм стипендия белән тәэмин итә. Әлеге категориядәге гражданнар һөнәрен алыштырырга теләгән очракта кабат бушлай укып чыга ала», - дип ассызыклады Айвар.
Өченче юнәлеш – медицина һәм социаль яклау. Ятим балалар бушлай дәвалана, профилактик тикшерүләр уза һәм шифаханә-курортларда сәламәтләнә. Моннан тыш, аларга бушлай юридик ярдәм гарантияләнгән.
Түләүләргә һәм пособиеләргә килгәндә, 18 яшькә кадәр ятим бала тәрбиягә алган гаиләдә яки опекада тәрбияләүгә айлык пособие (10 мең сумнан 30 мең сумга кадәр), кием-салым, аяк киеме, туклану һәм беренче кирәк-ярак әйберләре сатып алу, шулай ук ял итү һәм дәвалану урынына кадәр бару һәм кире кайту өчен түләүгә еллык компенсация ала.
«18 яшьтән соң ятим балалар өчен уку чорына билгеләнә торган айлык түләү каралган. Ул, төбәккә карап, 3 мең сумнан 12 мең сумга кадәр тәшкил итә. Моннан тыш, уку йортын тәмамлаганда бер тапкыр бирелә торган пособие гамәлдә. Ул күпчелек субъектларда 20 мең сумнан 30 мең сумга кадәр тәшкил итә. Шулай ук эшкә урнашканда бирелә торган пособие бар. Мәсәлән, Мәскәүдә әлеге пособие 25 мең сумга якын күләмдә түләнә. Юл йөрү өчен түләү, шифаханәгә юллама сатып алу һәм дәвалану узу өчен компенсация дә каралган. Шулай ук мондый гражданнар өчен өстәмә төбәк чаралары да бар. Мәсәлән, аларга бала тапкан өчен 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр түләү гамәлдә», – дип өстәде спикер.
Дүртенче юнәлеш – интернаттан соң ярдәм күрсәтү. Балалар йортыннан яки көллияттән чыкканнан соң яшьләргә интернаттан соң адаптацияләү үзәкләре челтәре ярдәм итә. Бу юридик, психологик һәм социаль ярдәм күрсәтүне, ягъни документлар әзерләү, эшкә урнашу һәм хокукларны яклауда булышуны күздә тота, дип ассызыклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз