news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Адвокат Яковлева руль артына утырганда куллану тыелырга мөмкин булган даруларны атады

Седатив дарулар, йокы дарулары, эпилепсиягә каршы препаратлар, анестетиклар һәм Паркинсон авыруы очрагында билгеләнә торган дарулар – әлеге препаратларны машина йөртүчеләргә руль артына утырыр алдыннан куллануны тыярга мөмкиннәр. Бу хакта «Прайм» агентлыгына «Советник-Центр» Мәскәү адвокатлар коллегиясе адвокаты Анастасия Яковлева хәбәр итте.

Исегезгә төшерик, дарудан исергән хәлдә машина белән идарә иткән өчен җәза кертүче закон проектын Дәүләт Думасы беренче укылышта раслады.

Җәза машина йөртүченең исерек булуын күрсәтүче клиник билгеләр күзәтелгән һәм аның канында тыелган дарулар ачыкланган очракта билгеләнәчәк. Әлеге төр хокук бозу өчен 45 мең сумга кадәр штраф һәм ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яный.

Хәзерге вакытта ЮХИДИ инспекторы машина йөртүче тыелган препаратлар кабул иткән, дип шикләнергә мөмкин булган нигезләр билгеле түгел. Шулай ук тыелган дарулар исемлеге дә юк. Әмма адвокат законны икенче һәм өченче укылышта тулыландырырга мөмкиннәр, дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot