news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Адвокат шәхси фатирда башкару тыелган эшләр турында аңлатты

Фатирда кайсыбер эшләрне башкару закон буенча тыелган. Бу турыда адвокат Елена Кудерко «Прайм» агентлыгына сөйләгән.

Иң беренче чиратта, чикләү торак пространствосына кагыла. Күп фатирлы йорт балконында шартлау һәм янгын чыгу куркынычы булган предметлар сакларга, әгәр конструкциядә каралмаган булса, балконга киптергечләр куярга ярамый. Шулай ук балкон һәм тәрәзә кәрнизләренә чәчәкләр куярга да ярамый.

Аш бүлмәсендә ремонтка кагылышлы чикләүләр дә бар. «Газ кертелгән аш бүлмәсендә арка ясарга, ишекләрне сүтеп алырга ярамый. Аш бүлмәсен икенче бүлмә белән тоташтыру, уртак пространство ясау тыела», – ди адвокат.

Өйдә кайсыбер эшләрне башкару тыела. Мәсәлән, һөнәри тегү машинасында тегү, сату өчен әйберләр пешерү, массаж ясау, багучылык белән шөгыльләнү, халык медицинасы белән шөгыльләнү тыела, ди белгеч.

Кудерко сүзләренчә, Россиянең кайсыбер шәһәрләрендә фатирда асрый торган йорт хайваннары санын чикли торган законнар да кертелә. Мәсәлән, Тольяттида яшәүчеләр икедән артык песи асрый алмый. Моның өчен уртача бер мең сум күләмендә штраф салалар. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100