Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Адвокат рейс тоткарланганда пассажирларның нинди очракта компенсация алуы турында аңлатты
Рейс тоткарланган очракта сатып алынган билет өчен компенсацияне очыш авиакомпания гаебе белән булганда гына алырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га юридик фәннәр докторы, Россиянең мактаулы адвокаты Людмила Айвар сөйләде.
Алдарак Казан аэропортында рейслар тоткарлану турында хәбәр ителгән иде.
«Рейс тоткарлану авиакомпания гаебе белән булган икән, кешеләр очыш тоткарлануны иминиятләштергән булса, компенсация алырга мөмкин. Әгәр рейс гадәттән тыш хәл, терроризм куркынычы, һөҗүм яки самолетны бәреп төшерү куркынычы аркасында тоткарланган икән, бернинди компенсация дә каралмаган, чөнки рейс компания гаебе аркасында тоткарланмаган», – дип сөйләде Людмила Айвар.
Кичә Россиянең Транспорт министрлыгында ведомство илнең төрле төбәкләрендә вакытлыча барлыкка килә торган чикләүләр шартларында аэропортлар эшен контрольдә тотуын дәвам итә дип хәбәр иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз