Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Адвокат автобуста сүгенгән һәм кычкырган өчен хокук бозучыны штраф көтүе турында кисәтте
Җәмәгать транспортында сүгенгән һәм үзен агрессив тоткан өчен хокук бозучыга 500-1000 сум штраф салырга яки 15 тәүлеккә кадәр сак астына алырга мөмкиннәр. Россиянең мактаулы адвокаты Людмила Айвар «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, мондый гамәлләр вак хулиганлык дип бәяләнәчәк. Мондый очракларда РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.1 маддәсе кулланыла.
«Вак хулиганлык дигәндә җәмәгать урыннарында сүгенү, гражданнарга бәйләнү һәм җәмәгать тәртибен боза торган башка гамәлләр күздә тотыла. Бу очракта автобус, метро, электричка, трамвайда каты итеп кычкыру, сүгенү, үзеңне тупас тоту формаль рәвештә шушы маддәгә керә, чөнки транспорт – гражданнар үз-үзен тоту нормаларын үтәргә һәм тирә-юньдәгеләрне хөрмәт итәргә тиешле җәмәгать урыны ул», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Ул билгеләп үткәнчә, әгәр пассажир сүгенеп кенә калмый, ә башкаларга яный яки кул күтәрергә дә омтыла икән, бу очракта хокук бозучыны РФ Җинаять кодексының 119 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы көтә.
«Әгәр пассажир сүгенү яки агрессия шаһиты булган икән, тынычлыкны сакларга һәм низагка кермәскә кирәк. Бу очракта проблема турында машина йөртүчегә яки, әгәр дә метрода булсагыз, станция хезмәткәрләренә, полицейскийларга хәбәр итү зарур. Шулай ук 112 номерына шалтыратып, хәлне теркәп куярга кирәк. Мөмкинлек булса, видеога төшерү яки шаһитлар чакыру да зыян итми», - дип киңәш итте адвокат.
Ул билгеләп үткәнчә, полиция хезмәткәрләре хулиганга карата административ хокук бозу турында беркетмә төзиячәк һәм материалларны җәмәгать судьясына тапшырачак. Суд, үз чиратында, тиешле җәза билгели.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз