news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Адвокат: Пародия ясау җинаять җаваплылыгына китерергә мөмкин

Теге яки бу затка карата гамәлдәге законнарны боза торган элементлардан торган пародия ясау, административ яки хәтта җинаять эшенә әверелергә мөмкин. Бу хакта Мәскәү адвокатлар коллегиясе әгъзасы Павел Воропаев «Радио 1» белән әңгәмәдә белдерде.

Юрист сүзләренчә, РФ Конституциясенең 44 маддәсе белән гарантияләнгән иҗат иреге абсолют характерда түгел. Сүз башка затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен хөрмәт итү, шулай ук хокукый тыюларны үтәү зарурлыгы турында бара. Шул ук вакытта «комик формаларны һәм алымнарны куллану затны юридик җаваплылыктан азат итми».

Әгәр иҗат ителгән әсәрендә халык алдында аерым билгеләре буенча кешеләр яки төркемнәр кимсетелсә, пародистка штраф рәвешендәге административ җаваплылык яный. Бу билгеләргә керә:

- расалар;
- милләт;
- тел, чыгыш;
- җенес, дингә мөнәсәбәт;
- нинди дә булса социаль төркемгә карау.

Пародия яки шаяртуда түбәндәге мәгънәләр яшеренгән булса җинаять җаваплылыгы яный:

- нацизмны хуплау;
- экстремизмга өндәү яки нәфрәт уяту;
- яла ягу (белә торып ялган мәгълүмат тарату);
- дин тотучыларның хисләрен кимсетү.

news_right_1
news_right_2
news_bot