news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Адвокат отпуск акчасы күләмен арттыру алымнарын аңлатты

Эш урынында түләүле ял – отпуск рәсмиләштергәндә кешеләр төрле приоритетларга таяна: кемдер озаграк ял итәргә, ә икенчеләре күбрәк акча алырга тели. Түләүле ял акчасы күләмен арттыру алымнары турында «Прайм» агентлыгына «Яковлев и Партнеры» юридик төркеменең HR хезмәте җитәкчесе Светлана Краснянская сөйләде. «РИА Новости» шул турыда яза.

Белгеч сүзләренчә, ел саен бирелә торган түләүле ял хезмәткәрнең бер көнлек уртача эш хакыннан чыгып исәпләнә, шул ук вакытта ял көннәре эш көннәренә караганда арзанрак исәпләнә. Моннан тыш, авыру сәбәпле эшкә яраксыз булу турындагы белешмә нигезендә эштә булмау яки командировкада булу түләүле ял көннәренең «арзанаюына» китерә.

Краснянская әйтүенчә, акчалата керем күбрәк кызыксындыра икән, димәк, эш көннәре иң күп булган айларда түләүле ялга китәргә кирәк (2023 елда ул март, август һәм октябрь булачак).

Әгәр төп максат – ял көннәре санын арттыру икән, белгеч ялның кайсы көннәргә рәсмиләштерелүен өйрәнергә киңәш итә: бәйрәм көннәре рәсми рәвештә аңа керми, шуңа күрә ял вакыты аларның санынча озайтыла.

Краснянская искәртүенчә, әгәр дә эш урынында түләүле ялны рәсмиләштерү буенча эчке кагыйдәләр булмаса, хезмәткәр аны атнаның теләсә кайсы көненнән һәм теләсә ничә көнгә ала ала. Шул ук вакытта, закон буенча, бер елда түләүле ялның бер өлеше 14 көн булырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot