news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Адвокат кайбер чәчәкләрне өзгән өчен штрафлар турында кисәтте

Шәһәрдә үсә торган чәчәкләр, куаклар, агачлар – муниципалитет милке булып санала. Бу хакта адвокат Сергей Русинов сөйләде, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

«Әгәр җәмәгать урыннарындагы, урамнардагы түтәлләрдән лалә чәчәкләрен, сирень ботакларын өзсәң, Административ хокук бозулар кодексының «Вак хулиганлык» маддәсе буенча җавапка тартырга мөмкиннәр. Әлеге маддә буенча 500 сумнан 1 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кулга алу каралган. Әгәр лалә чәчәкләре гөлләмәсе җыеп, 2,5 мең сумнан артык зыян саласың икән, бу хокук бозу Җинаять кодексының «Урлау» маддәсе буенча квалификацияләнергә мөмкин. Монда санкцияләр дә башка төрле инде – 80 мең сум штраф яки 360 сәгать мәҗбүри эш яки бер елга кадәр төзәтү эшләре, яисә дүрт айга кадәр кулга алу», – дип кисәтте адвокат.

Кеше агачны яки куакны казып алган очракта, аны Җинаять кодексының «Урман үсентеләрен законсыз кисү» маддәсе буенча җәзага тарталар. Бу очракта хокук бозучыга 500 мең сумга кадәр штраф яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яный. Шулай ук аңа ике елга кадәр төзәтү эшләре яки ике елга кадәр мәҗбүри эшләр һәм 100 – 200 мең сум штраф билгеләргә мөмкиннәр. Бу маддә буенча иң каты җәза – ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү һәм 100-200 мең сум штраф, дип аңлаткан Сергей Русинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot