news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Адвокат ишегалларындагы чокырларга зарланып кая мөрәҗәгать итәргә кирәк икәнен әйтте

Ишегалдында чокыр булган очракта гражданнарга башта идарәче компаниягә яки торак милекчеләре ширкәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки нәкъ менә әлеге оешмалар ишегалдын тиешле кыяфәттә тоту өчен җаваплы. Бу хакта «Татар-информ»га Россиянең атказанган адвокаты Людмила Айвар хәбәр итте.

«Ишегалдындагы чокырлар – кече архитектура формалары һәм төзекләндерүчеләрнең авторлык идеясе түгел. Бу гап-гади ваемсызлык. Идарәче компаниядән яки торак милекчеләре ширкәтеннән башларга кирәк: алар ишегалдын карау бурычын үтәргә тиеш», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Әгәр идарәче компания яки торак милекчеләре ширкәте мөрәҗәгатькә берничек тә җавап бирмәсә, торак инспекциясенә һәм район администрациясенә шикаять юлларга кирәк. Бу инстанцияләргә «Халык контроле» (Татарстан) яки «Безнең шәһәр» (Мәскәү халкы өчен эшли – Т-и. иск.) кушымталары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

«Анда фотография элеп кую җитә, шикаять шундук системага керә. Аны хәл итү өчен түрәләр шәхси тәртиптә җавап бирә», – дип аңлатты адвокат.

Администрациягә мөрәҗәгать иткәннән соң да проблема хәл ителмәсә, район прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип йомгаклады сүзен адвокат Айвар.

news_right_1
news_right_2
news_bot