news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Адвокат җирдән бушлай файдалану хокукына ия булган кешеләр хакында сөйләде

Россиялеләргә берничә хокук нигезендә җирне бушлай алу мөмкинлеге бирелә, дип белдерде адвокат, ProLegals проектлары җитәкчесе Андрей Стаценко «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Эксперт сүзләренчә, җир кишәрлеге өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә милек хокукы буенча һәм «Ерак Көнчыгыш гектары» яки «Арктика гектары» кебек махсус программалар, шулай ук төбәк законында каралган исемлек нигезендә бүленә.

Даими сроксыз файдалану хокукы нигезендә җир хакимият һәм җирле үзидарә органнарына, казна предприятиеләренә, муниципаль һәм дәүләт учреждениеләренә һәм дәүләт белән бәйле башка структураларга бирелә, дип искәртте Стаценко.

Себер, Төньяк, Ерак Көнчыгышның аз санлы төп халыклары, бакчачылык ширкәтләре, торак төзелеше белән шөгыльләнә торган коммерцияле булмаган оешмалар һәм эшчәнлекләре авыл хуҗалыгы белән бәйле башка гражданнар җирдән бушлай файдалану хокукына ия.

Транспорт, урман комплексы, аучылык хуҗалыклары, тыюлыклар һәм милли парклар белән идарә итүче учреждение хезмәткәрләре дә шундый мөмкинлектән файдалана ала, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100