news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Адвокат Екатерина Глянц: Гадәттән тыш хәл режимын кертүне теләү дөрес түгел

«Гадәттән тыш хәл вакытында барлык көчләр дә килеп туган вазгыятьне бетерүгә юнәләчәк», — ди Екатерина Глянц.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бүгенге көндә халык тарафыннан гадәттән тыш хәл режимын кертүне теләү дөрес түгел. Ул бурычлардан азат итми. Бу хакта Мәскәү татарлар штабының инстаграм сәхифәсендә узган туры эфирда адвокат Екатерина Глянц сөйләде.

«Күпләр гадәттән тыш хәл режимы кертелүне тели. Ул очракта хөкүмәт яки иминият оешмалары тарафыннан компенсация түләнәчәк дип уйлый. Алай уйлау дөрес түгел. Гадәттән тыш хәл режимы кертелгән очракта ярдәм чаралары дәүләт органы тарафыннан чыгарылган план нигезендә билгеләнә. Анда нинди чаралар булачагы вазгыятьтән торачак», — ди Екатерина Глянц.

Адвокат бурычларны һәм кредитларны түләргә кирәк булмаячак дип уйлау да дөрес түгеллеген әйтте. «Гадәттән тыш хәл режимында бурычны вакытында түләмәү өчен санкцияләр кертүдән азат итү каралган. Шулай ук ул режим вакытында эшчеләр мәнфәгате генә каралмый, эш бирүчегә хезмәткәрне эшеннән азат итү хокукы бирелергә мөмкин». — ди ул.

«Гадәттән тыш хәл вакытында барлык көчләр дә ул хәлне бетерүгә юнәләчәк. Шуны аңларга кирәк: ул вакытта халык мәнфәгатьләре өстен булачак, ә шәхси мәнфәгатьләр икенче планга калырга мөмкин», — ди Екатерина Глянц.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100