news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Адвокат: Бердәм имтиханны оештыручылар укучыларның кесәләрен тикшерергә хокуклы түгел

Бердәм дәүләт имтиханын оештыручылар укучылардан кесәләрен ачып күрсәтүне, кием элементларын салуны, шәхси әйберләрен күрсәтүне таләп итәргә тиеш түгел. Шул ук вакытта аларны кул белән тикшерү дә рөхсәт ителми. Бу хакта ТАССка адвокат Игорь Баранов сөйләгән.

Агентлык әңгәмәдәше аңлатканча, БДИ оештыручылар шәхси тикшерү уздыру вәкаләтләренә ия түгел. Алар укучылардан кесәләрен күрсәтүне, кием элементларын салуны, шәхси әйберләрен күрсәтүне таләп итәргә хокуклы түгел. Тикшерү билгеләнгән тәртип чикләрендә генә, мәсәлән, металлодетектор кысаларын кулланып кына башкарыла ала.

Әгәр укучы законсыз таләпләргә юлыкса, адвокат тынычлык сакларга һәм әлеге хәл турында шунда ук ата-аналарга, җәмәгать күзәтүчеләренә яки дәүләт имтихан комиссиясе әгъзаларына хәбәр итәргә киңәш итә. Булган хәлләрне теркәп кую мөһим: хезмәткәрләрнең фамилияләрен, аудиторияләрнең номерларын, вакыйганың вакытын язып кую, документларны саклап калу һәм мөмкин булганча аудио - яки видеоязма ясау.

Баранов ата-аналарга имтихан үткәрү пункты җитәкчесенә, төбәк мәгариф органына, Рособрнадзорга, кирәк булганда прокуратурага шикаять белән оператив рәвештә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Әгәр хокук бозу имтихан нәтиҗәләренә яки баланың психологик халәтенә йогынты ясый алса, укучының хокукларын яклау һәм тикшерү уздыруга ирешергә кирәк, дип йомгаклады адвокат.

news_right_1
news_right_2
news_bot