news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Адвокат бакча йорты янындагы агачларны кискән өчен штраф турында искәртте

Бакча (дача) участогы территориясендә урнашкан агачларның барысы да бакча хуҗасының милке булып саналмаска мөмкин. Бу турыда РИА Новости яза.

Дачагыздагы агачларның кайсыберләрен кискән өчен штраф салулары ихтимал. Бу турыда «Прайм» агентлыгына адвокат Елена Кудерко сөйләгән.

Беренче чиратта, бу кагыйдә зур агачларга (слива, алмагач, чия һ.б. кебек бакча культураларыннан кала) кагыла, ди эксперт.

Мәсәлән, каен агачын кискән очракта, бер агач өчен 3 тән 4 мең сумга кадәр штраф салулары мөмкин.

Әгәр сез нинди дә булса агачны кисәргә теләсәгез, администрациядән махсус рөхсәт алырга кирәк. Рөхсәт өчен акча түлисе һәм нәкъ менә кайсы агачны кисәсен билгеләргә кирәк була, ди Кудерко.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100