news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Адвокат әти-әниләрне студент балаларына 23 яшькә кадәр алимент түләттерергә тәкъдим итте

Көндезге бүлектә укучы балигъ булган балаларын тәэмин итү өчен ата-аналарны алимент түләргә мәҗбүр итә торган норма Россия законнарында юк. Бу хакта Россиянең мактаулы адвокаты Людмила Айвар хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Россия законнары буенча ата-аналарның балаларына карата алимент йөкләмәсе балага 18 яшь тулгач туктый. Россия Гаилә кодексының 80 маддәсендә әти-әниләр балигъ булмаган балаларын тәэмин итәргә тиеш дип турыдан-туры әйтелгән.

«Россия Гаилә кодексының 85 маддәсендә чыгарылма бар: әти-әниләр үзләренең эшкә яраксыз, ярдәмгә мохтаҗ балигъ булмаган балаларын тәэмин итәргә бурычлы. Бу йөкләмә императив характерда һәм ирекле рәвештә дә, суд тәртибендә дә башкарылырга мөмкин. Шул ук вакытта, югары уку йортларда укучы балаларга алимент түләү нормасы хәзерге законнарда юк», – диде ул.

Кайбер дәүләтләрдә (мәсәлән, Польша, Германия, Канадада) бала тырышып укый һәм яшәү минимумын тәэмин итә торган үз кереме юк икән, ул югары уку йортын яки көллиятне укып бетергәнче мондый бурыч беркетелә.

«Ата-аналарның көндезге формада укучы 18 яшьтән өлкәнрәк балаларын белем бирү оешмасын тәмамлаганчы, әмма билгеле бер яшьтән озайтмыйча (мәсәлән, 23 яшькә кадәр) тәэмин итү бурычын Гаилә кодексына беркетергә күп тапкыр тәкъдим иттем. Мондый норма уку йөкләнеше аркасында үзләрен мөстәкыйль тәэмин итә алмаган студентларның мәнфәгатьләрен яклар һәм Россия хокукын халыкара практикага якынайтыр иде», – диде адвокат.

news_right_1
news_right_2
news_bot