news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Адвокат җәмәгать урыннарында сүгенгән өчен 15 тәүлеккә кулга алыну турында кисәтте

Җәмәгать урыннарында сүгенгән өчен гражданнарны 15 тәүлеккә кулга алырга мөмкиннәр. Бу хакта «Татар-информ»га адвокат Дмитрий Аграновский хәбәр итте.

«Җәмәгать урынында сүгенүне вак хулиганлык дип бәяләячәкләр. Бу очракта хокук бозучыны 500 сумнан 1 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу көтә», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Ул шулай ук искәрткәнчә, мондый хокук бозу өчен җаваплылык Россия Административ хокук бозулар кодексының 20.1 маддәсендә каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot