Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Адвокат пляжга машинада кергән өчен 200 мең сумга кадәр штрафлар турында искәртте
Пляжга автомобильдә кергән өчен гражданнарга 4,5 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 200 мең сумга кадәр штраф яный. Бу хакта «Татар-информ»га Россиянең мактаулы адвокаты Людмила Айвар хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, Россиядә, РФ су һәм җир кодекслары таләпләре нигезендә, яр буе территориясенә машинада сулыкның төренә карап 50-200 метрдан да якынрак керү тыела. Диңгез яр буена исә машинада су зонасыннан 500 метрга якынрак керү тыела. Шулай ук яр буе зонасында транспорт чараларын куеп калдыру тыела.
«Гомуми файдаланудагы юллардан тыш урынга автомобильдә кергән яки машина куеп калдырган өчен гражданнарга 4,5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 8 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 200 мең сумга кадәр штраф яный», – дип билгеләде агентлык әңгәмәдәше.
Айвар ассызыклаганча, яр буе зонасына керүне тыючы билгеләр куелмаган булса да, автомобиль йөртүчеләр табигатьне саклау режимын үтәргә тиеш.
«Кешеләр моның табигатьне саклау зонасы, яр буе территориясе булуын һәм анда керергә ярамавын аңларга тиеш», - дип йомгаклады сүзен адвокат.
Әйләнә-тирә мохит турында кайгырту «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз