news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Адвокат укучыларның әти-әниләренә 1 сентябрьдә ял алуның өч алымын атады

Мәктәп укучыларының әти-әниләре эш бирүчедән 1 сентябрьгә ял көнен өч ысул (отгул, бу көнгә үз хисабыңа отпуск яисә дәүләт отпускыннан бер көн) белән алырга мөмкин. Адвокат Дмитрий Аграновский «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә гамәлдәге законнар буенча эш бирүче 1 сентябрьгә мәктәп укучыларының ата-аналарына, хәтта беренче сыйныф укучыларына да отпуск яки отгул бирергә тиеш түгел. Әмма шулай да, мәсәлән, бу көнне үз хисабыңа ял сорарга була. Шулай ук дәүләт отпускыннан бер көн алу мөмкинлеге бар. Боларның барысы да мөмкин һәм кешеләр еш кына шулай эшли дә. Әмма шуны аңларга кирәк, сезне 1 сентябрьдә җибәрү – эш бирүченең бурычы түгел, ә аның хокукы», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Ул шулай ук якын киләчәктә мәктәп укучыларының ата-аналары өчен 1 сентябрьдә ял көне мәҗбүри булачагына өмет белдерде, чөнки Дәүләт Думасында бу тема буенча инде беренче тапкыр гына фикер алышмыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot