news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Адвокат Аграновский пляжда калдырылган чүп өчен штраф турында искәртте

Ял иткәннән соң пляжда чүп-чар калдырган россиялеләргә 3 мең сумга кадәр штраф рәвешендәге административ җаваплылык яный. Әгәр дә бу ел дәвамында кабатланса, штраф күләме 5 мең сумга кадәр артачак. Адвокат Дмитрий Аграновский «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Юрист аңлатканча, РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсендә шундый җәза каралган. Ул җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик таләпләрне үтәү мәсьәләләрен җайга сала.

Аграновский сүзләренчә, пляжда калдырылган чүп-чар калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу буларак карала.

«Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, транспортлау, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәгән гражданнарны 2 меңнән 3 мең сумга кадәр административ штраф көтә», - диде адвокат.

Әгәр бу бер ел дәвамында кабатланса, санкцияләр катгыйлана: штраф күләме 3-5 мең сум тәшкил итәчәк.

Вазифаи затлар һәм оешмалар өчен җитдирәк җаваплылык каралган. Мондый хокук бозулар ачыкланган очракта аларга 10-50 мең сум штраф яный. Моннан тыш, аерым очракларда аларның эшчәнлеге 90 тәүлеккә кадәр туктатылып торырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot