Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Адвокат Аграновский мәктәп укучылары өмәдә катнашудан баш тарта аламы-юкмы икәнен аңлатты
Көз һәм яз - өмәләр үткәрү өчен традицион ел фасыллары. Еш кына мондый чаралар мәктәп һәм көллият укучылары өчен табигать турында кайгырту максатыннан үткәрелә. Адвокат Дмитрий Аграновский «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә уку йортларында белем алучылар өчен өмә үткәрүнең нечкәлекләре һәм анда катнашудан баш тартырга мөмкинме-юкмы икәнлеге турында сөйләде.
Эксперт фикеренчә, өмәләр - табигатькә һәм кешеләргә файда китерә торган изге эш. Әмма мондый чараларга кешене көчләп җәлеп итәргә ярамый. Бала яки ата-ана мондый инициативадан теләсә кайсы вакытта баш тартырга мөмкин.
«Хәзер берәү дә беркемне дә мәҗбүр итә алмый, һәм баш тартуның мәгънәсе дә юк кебек, бу бит - изге эш. Минемчә, балаларны эшкә өйрәтүләре бик әйбәт, тик әгәр дә берәр бала яки аның әти-әнисе өмәдә катнашудан баш тартса, мин аларны мәҗбүр итүнең законлы ысулын күрмим», - дип искәртте адвокат.
Өмәләр - ирекле инициатива, укучыларны анда катнашырга мәҗбүр итәргә ярамый, дип өстәде ул.
«Гомумән, өмәдә катнашу һәрвакыт ирекле эш булды: теләмисез икән – катнашмагыз, беркемне дә мәҗбүр итәргә ярамый, мин кешене мәҗбүр итә торган нормалар һәм законнар күрмим. Хәзер укучыларны, мәктәп территориясеннән һәм уку процессыннан тыш, аларның ризалыгыннан башка нинди дә булса эшкә җәлеп итәргә ярамый, ә менә мәктәп территориясендә билгеле бер эшләр рөхсәт ителә. Әгәр элегрәк, 2023 елга кадәр, белем бирү программасыннан тыш эшкә җәлеп итү тыелган дип язылган булса, хәзер белем бирү программаларыннан тыш эшкә җәлеп итү гамәлдәге законнар нигезендә башкарыла диелгән», - дип искәртте адвокат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз