news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Адвокат Аграновский гражданнарга нинди кием кигән өчен штраф сала алуларын әйтте

Җәмәгать урыннарында җәмгыятькә карата ачыктан-ачык ихтирамсызлык күрсәтүче әдәпсез язулар төшерелгән киемдә йөргән өчен гражданга 1 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ арест рәвешендә җәза яный. Бу хакта «Татар-информ»га адвокат Дмитрий Аграновский хәбәр итте.

Ул аңлатканча, мондый гамәлләр өчен җаваплылык Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының 2.1 маддәсендә («Кече хулиганлык») каралган.

«Әлеге маддә нигезендә, кече хулиганлык дигәндә җәмәгать урыннарында җәмгыятькә карата ачыктан-ачык ихтирамсызлык күрсәтеп, җәмәгать тәртибен бозу күздә тотыла. Монда шулай ук җәмәгать урыннарында кеше абруен кимсетә торган кыяфәттә, мәсәлән, әдәпсез язулы майкада йөрү дә керә. Мондый хокук бозу өчен гражданга 500 сумнан 1 мең сумга кадәр административ штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ арест рәвешендә җәза яный», - диде агентлык әңгәмәдәше.

news_right_1
news_right_2
news_bot