Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Адонис» тегү фабрикасы бинасына Мәскәүнең «Флакон» дизайн-заводы игътибар иткән
ТР Президенты кварталны реставрацияләү проектын әзерләргә һәм инвестор эзләргә йөкләмә бирде.
![«Адонис» тегү фабрикасы бинасына Мәскәүнең «Флакон» дизайн-заводы игътибар иткән](https://tatar-inform.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/12/18/3b3a40f795edd16059d91668e7b273e7aed5fcf8e125e9d7763cc06ace0b.jpg)
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Казанның тарихи үзәгендә Муса Җәлил һәм Профсоюз урамнары чатында урнашкан һәм күптән түгел ТР Сынлы сәнгать музеена тапшырылган Михляев йорты белән уртак квартал тәшкил иткән, бөлгенлеккә төшкән «Адонис» тегү фабрикасы бинасына Мәскәүнең «Флакон» дизайн-заводы, шулай ук Казанның зур сәүдә челтәрләре игътибар иткән. ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта белдерде.
«Адонис» фабрикасы урнашкан бина хәзер «Татфондбанк» активында һәм кафе, бар, складлар, сәнгать остаханәләренә арендага бирелә. Алар – бик борынгы корылмалар. Реставраторларның фабрикага карата үз планнары бар. Рөстәм Миңнеханов безгә аның биналарын проект планына кертергә йөкләмә бирде», - диде Олеся Балтусова.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/34a3a3275e62629a1a67ae5aa3690fb1e68ef5c6fe561e16e2e8d3ae955e.jpg)
«Моннан тыш, ТР Президенты белән очрашуда ПЦ «Град» ҖЧҖ иҗат төркеме якын-тирәдәге биналарның барлык милекчеләрен үзара хезмәттәшлеккә җәлеп итәргә килеште», - дип хәбәр итте Ирина Карпова.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/f6d3d7e17fb6f506af84b9e39edaa5cbf5ded153abbfa951107e0bc22d32.jpg)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз