news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Адмирал” сәүдә үзәгендә конструкцияләрне сүтү эшләре дәвам итә

Эзләү эшләре зонасы алты участокка бүленгән иде

  (Казан, 23 март, «Татар-информ»). Бүген 16.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү системасыннан 120 кеше һәм 50 берәмлек техника 2 сменада конструкцияләрне сүтү һәм кешеләрне эзләү эшләрен дәвам итә. Эзләү эшләре зонасы алты участокка бүленгән.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе көчләре белән 9нчы һәм 10нчы участокларда 2860 кв метрда төзелеш конструкцияләрен төяү һәм илтеп түгү эшләре башкарыла.

Коткаручыларга 9нчы һәм 10нчы участоклардагы җимерекләрне тикшерәсе калды, бер участок 93 процентка тикшерелгән, икенчесе – 14 процентка.
Һәлакәт урынында 1500 кв метр чамасы җимерекне тикшерәсе калган, бинаның гомуммәйданы 20 мең кв метр тәшкил итә.

Җимерекләрне ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кинологлары этләр белән тикшерә.
Бер тәүлектә 660 куб метр төзелеш чүп-чары чыгарылган, ә, гомумән, – 41 мең 682 куб метр, дип хәбәр ителә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot