Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
"Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында зыян күргән иминиятләштерелгән затлар тиешле түләүләрне алачак
Иминиятләштерелгән затлар бер тапкыр һәм ай саен бирелә торган иминият түләүләрен алырга хокуклы
(Казан, 12 март, «Татар-информ»). РФ Социаль иминләштерү фондының ТР буенча төбәк бүлеге "Адмирал" сәүдә үзәгендә янгын аркасында зыян күргән производствода бәхетсезлек очракларыннан мәҗбүри социаль страховка буенча иминияләштерелгән кешеләрне ачыклау белән мәшгуль.
Иминиятләштерелгән затларга, иң беренче чиратта, хезмәт килешүләре буенча эшләүчеләр керә. Шул ук вакытта эш бирүченең оешма, шәхси эшмәкәр яки башка физик зат булып торуы әһәмиятле түгел. Моннан тыш, гражданлык-хокукый килешүләр буенча эшләүче гражданнар да иминиятләштерелгән санала, әмма әлеге килешүләр нигезендә алар өчен производствода бәхетсезлек очракларыннан мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә иминият взнослары түләнгән очракта гына, дип искәртә РФ Социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча төбәк бүлеге матбугат хезмәте.
Хезмәт бурычларын үтәгән вакытта зыян күргән иминиятләштерелгән затлар бер тапкыр һәм ай саен бирелә торган һәм тернәкләндерүгә өстәмә чыгымнар өчен түләү алуга хокуклы.
Тулырак мәгълүматны РФ Социаль иминләштерү фондының ТР буенча төбәк бүлегенең кайнар линия телефоннарына шалтыратып белергә мөмкин: (843) 292-03-25, 293-62-14 (эш көннәрендә 8.30дән алып 17.30га кадәр).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз