news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булган дүрт кешенең туганнары матди ярдәм алган

Шулай ук янгында зыян күрүчеләргә бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм билгеләү эшләре һәм түләү дәвам итә

  (Казан, 18 март, «Татар-информ»). “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгында һәлак булган дүрт кешенең гаилә әгъзаларына матди ярдәм түләү дәвам итә. Бүгенгә янгында һәлак булган дүрт кешенең якын туганнарына 1 миллион сум матди ярдәм күрсәтелгән, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Моннан тыш, янгында зыян күрүчеләргә бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм билгеләү эшләре һәм түләү дәвам итә. Түләүләр, сәламәтлегенә китерелгән зыян дәрәҗәсенә карамастан, һәр зыян күрүчегә билгеләнгән. Хәзер зыян күргән 8 кешегә акча түләнгән: аларның 4се 200 әр мең сум, ә сәламәтлегенә авыр яки уртача зыян килгән 4 кешегә 400 әр мең сум акча алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot