Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
"Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын турындагы эшнең төп фигуранты сак астына алынды
Казанның Совет районы суды шундый карар кабул итте
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Алсу Сафина). "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын турындагы эшнең төп фигуранты - "Заря" ҖЧҖ җитәкчесе, "Адмирал" сәүдә йорты арендаторы Гусейн Гахраманов 1 ай һәм 29 тәүлеккә, 11 майга кадәр, сак астына алынды.
Казанның Совет районы суды шундый карар кабул итте. "Гусейн Гахрамановка карата 2015 елның 11 маена кадәр, 1 ай да 29 тәүлеккә кадәр, сак астына алырга", - дип игълан итте хөкемдар.
Хөкем карарына карата соң өч тәүлек эчендә шикаять бирергә була.
Искәртеп узабыз: 30 яшьлек Гусейн Гахраманов кичә тоткарланды. Тикшерүчеләр аны сак астына алу турында сорап судка мөрәҗәгать итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз