news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Адмирал” сәүдә үзәге арендаторы директор урынбасарын сак астында тоту вакытын озайтуны ТР Югары суды законлы дип таныды

Ир-ат ике һәм аннан күбрәк кеше үлеменә китергән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуда гаепләнә

 (Казан, 19 май, «Татар-информ»). Татарстан Югары суды “Заря” компаниясе генераль директоры урынбасары (“Адмирал” сәүдә үзәге урнашкан мәйданнар арендаторы) Николай Каекин адвокатының Совет районы судының сак астында тоту вакытын озайту турындагы шикаятен канәгатьләндерүдән баш тартты, дип белдерде “Татар-информ” МА на суд матбугат секретаре Наталья Лосева.

“Район суды карары үзгәрешсез калдырылды”, - диде ул.

РФ Җинаять кодексының 219нчы маддәсе 3нче өлеше ("Саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кеше үлеменә китергән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу") билгеләре буенча гаепләнүче Николай Каекинның сак астында булу вакытын агымдагы елның 9 августына кадәр озайтылды.

Казанның Киров районында “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын чыгу нәтиҗәсендә, быел 17 кешенең гомере өзелде, 2 кеше хәбәрсез югалган дип санала.

news_right_1
news_right_2
news_bot