Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Адмирал» эше буенча гаепләнүчеләрне суд сак астында калдырды
Барлык гаепләнүчеләр һәм аларны яклаучылар җәзаны йомшартуны яки сак астындагыларны иреккә чыгаруны сорады.
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Елисеев). Бүген Казанның Киров районы суды «Адмирал» сәүдә йортындагы янгын турындагы эш буенча чираттагы утырыш үткәрде. Утырышта суд гаепләнүчеләрнең сак астында булу вакытын озайтты.
Барлык гаепләнүчеләр дә һәм аларны яклаучылар җәзаны йомшартуны яки сак астындагыларны иреккә чыгаруны сорады. Бүген суд процессына килгән тагын биш зыян күрүче дә шундый фикер белдерде.
«Аларның берсе дә бандит түгел бит. Без борчылганга караганда мең тапкыр артыграк кайгырганнардыр. Аларга эшләргә кирәк. Барысы да иреккә чыгарылырга тиеш дип саныйм», - диде зыян күрүче Диләрә Федорович.
Әмма суд мондый фикер белән килешмәде һәм фигурантларның сак астында булу вакытын 16 апрельгә кадәр озайтты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз