news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Адмирал"да янгын турындагы эш буенча сәүдә комплексының арендаторы кулга алынган

Тикшерү органыннан шәрехләмә алынды

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Киров районында урнашкан "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын турындагы эш буенча "Заря" ҖЧҖ җитәкчесе, "Адмирал" сәүдә йорты арендаторы 1984 елгы  Гусейн Гахраманов тоткарланган.

Бу хакта РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, якын арада тикшерү,  тоткарланучыны сак астына алуны сорап, судка мөрәҗәгать итәчәк. Шулай ук Гахрамановтан сорау алыначак. 

Искәртеп узабыз: республика прокуроры таләбе белән РФ Җинаять кодексының 219нчы маддәсе 3нче часте буенча ачылган эш Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсеннән алынып, алга таба тикшерү өчен Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенә тапшырылган.

Илдус Нәфыйков элегрәк объектта кагыйдә бозуларны ачыклап та, аларны бетерү буенча чара күрмәгән затларны да җаваплылыкка тарту мәсьәләсен дә күтәрде. Әйтергә кирәк, элегрәк тикшерүләр нәтиҗәсендә "Адмирал" сәүдә йортында кайбер кагыйдә бозулар ачыкланган булган. Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге башлыгы Игорь Паньшин объектта янгын сүндерү системасы булмауны хәбәр итте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100