news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Адмирал" арендаторы урынбасары тоткарланган

Аңардан сорау алынган

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Юлия Ревина). "Заря" ҖЧҖ директорының Казандагы "Адмирал" сәүдә үзәге муниципаль һәм аның янындагы территориянең куркынычсызлык техникасы буенча урынбасары 34 яшьлек Николай Каекин тоткарланган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Николай Каекин кузгатылган РФ Җинаять кодексының 219нчы маддәсе ("Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу") буенча тоткарланган. Каекиннан сорау алынган. Ул үз гаебен танымаган.

"Тикшерүчеләр аны сак астына алуны сорап, тиздән судка мөрәҗәгать итәргә җыена", - дип белдерде Шептицкий.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100