Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Административ хокук бозулар турында ТР кодексына спорт чараларында тәртип бозуга кагылышлы үзгәрешләр кертелә
Массакүләм чаралар уздырганда тамаша кылучыларның спорт мәйданына, уен кырына, йөгереш юлына, манежга, сәхнәгә (шул исәптән боздан ясалган сәхнәгә) үз белдеге белән йөгереп чыгуы 300-500 сум күләмендә административ штраф салынуга сәбәп була ала
(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ, Римма Гатина). Бүген Татарстан парламентының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында депутатлар "Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында" закон проектын икенче укылышка әзерләде. Комитет рәисе урынбасары Рафил Ногманов хәбәр иткәнчә, әлеге инициатива беренче чиратта Казан шәһәрендә халыкара спорт чараларына әзерлек белән бәйле.
Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, массакүләм чаралар уздырганда тамаша кылучыларның спорт мәйданына, уен кырына, йөгереш юлына, манежга, сәхнәгә (шул исәптән боздан ясалган сәхнәгә) үз белдеге белән йөгереп чыгуы 300-500 сум күләмендә административ штраф салынуга сәбәп була ала.
Әгәр шундый ук гамәлләр ел дәвамында кабатланса, штраф күләме 500 сумнан 1000 сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Трибунага, спорт мәйданчыгына, уен кырына, йөгереш юлына, манежга, сәхнәгә (шул исәптән боздан ясалган сәхнәгә), акваториягә массакүләм чаралар уздыруга комачаулаучы чит-ят предметлар ташлау гражданнарга 500-1000 сумга төшәргә мөмкин. Әгәр шундый ук гамәлләр ел дәвамында кабатланса, штраф күләме 3000-5000 сумга җитә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз