news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Административ хокук бозулар буенча Татарстанда штрафлар 71 процентка арткан

Штрафлар түләүдән җирле бюджетларга 128 млн сум акча кергән.

Административ хокук бозулар буенча Татарстанда штрафлар 71 процентка арткан
архив/Рамиль Гали

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда административ хокук бозулар турында беркетмәләр нигезендә штрафлар 71 процентка арткан. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында билгеле булды.

Җирле үзидарә органнарының урындагы затлары тарафыннан административ хокук бозулар турындагы беркетмәләр, 2017 елга караганда, 14 процентка күбрәк төзелгән. Шуларның 33 проценты төзекләндерү өлкәсенә карый, 23 проценты - урам сәүдәсе кагыйдәләрен бозган өчен, 22 проценты - транспорт чарасын яшелләндерелгән территориягә куйган өчен.

Министр Рөстәм Заһидуллин административ комиссияләр тарафыннан барлыгы 100150 эш каралганын әйтте. Кисәтү рәвешендәге җәза билгеләү турындагы карарлар саны 4 тапкырга диярлек, штраф рәвешендәге җәза билгеләү турындагылары 71 процентка арткан.

Министр әйтүенчә, эшләп бетерү өчен кире кайтарылган беркетмәләр саны 376 берәмлек, ягъни кергән беркетмәләрнең 0,4 процентын тәшкил итә.

Штрафлар түләүдән җирле бюджетларга 128 млн сум акча кергән, шулардан 75 проценты ирекле тәртиптә түләнгән, 25 проценты суд прставлары тарафыннан түләттерелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100