news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һадиев: Югары җитештерүчәнлеккә ия булмасак, көндәшлек тудыра алмыйбыз

Игътибар иткән булсагыз, Президентның чыгышында бер фикер үзәккә алынды, ди парламент депутаты.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). "Әгәр дә игътибар бирсәгез, Президентның чыгышында бер фикер үзәккә алынды: әгәр дә без югары җитештерүчәнлеккә ия булмасак, көндәшлек тудыра алмыйбыз", - ди Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Таһир Һадиев, Рөстәм Миңнехановның парламентка булган еллык юлламасына анализ ясап үзенең "Татар-информ"га әңгәмәсендә.

Җитештерү, ди ул, "бездә беренче урында торачак, шушы безгә рентабельлекне, көндәшлеккә сәләтлелекне билгеләячәк, шушы юнәлеш әле безнең экспортның да сулышын ачачак".

"Без кооперативлар буенча берникадәр артта калып барабыз, бигрәк тә Липецк өлкәләре белән чагыштырганда. Воронеж, аннан соң Пенза. Сугышта да бер генә кеше җиңә алмый бит, бүген синең продукцияң бар икән, нишләп син кибеткә керә алмыйсың? Бигрәк тә федераль сәүдә челтәрләренә кереп булмый, анда ике әйбер булырга кирәк. Беренчедән, синең продукцияң стандартларга җавап бирергә тиеш.  Икенчедән, син тотрыклы рәвештә - унике ай дәвамында аларны продукция белән тәэмин итәргә тиеш. Əгәр дә син көн саен биш кенә килограм ит бирсәң, зур кибетне тәэмин итеп буламы? Аларга бит - 5әр, 500әр, 1,5 мең тонна таләп ителә, һәм ул көн саен кирәк. Моны бары тик кооперация юлы белән генә хәл итеп була", - диде депутат "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100