Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аделия Петросян 2026/27 елгы сезонның кыска программасын игълан итте
Россия фигурлы шуучысы Аделия Петросян яңа сезонның кыска программасы өчен сайланган музыкаль теманы игълан итте. Өч тапкыр Россия чемпионы бу хакта үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.
2026/27 елгы сезонның кыска программасы Ян Вейн (Jan Vayne), Oneil, Kanvise һәм Ercodes башкаруындагы «The Show Must Go On» композициясенә куелган. Программаны танылган хореограф Анжелика Крылова әзерли.
Элегрәк Петросян ирекле программасын «Игра престолов» сериалындагы Арья Старк персонажына багышлаячагын әйткән иде.
Бу — 19 яшьлек фигурлы шуучының Этери Тутберидзе төркеменнән киткәннән соң беренче сезоны (ул быел җәен Инна Гончаренко штабына күчте).
Хәзерге вакытта Петросян Россия җыелма командасының 19-20 сентябрьдә Мәскәүдә узачак контроль чыгышларына әзерләнә. Ул шулай ук октябрь башында Батумида узачак ISU Challenger сериясе турнирында да катнашачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз