news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аделина Сотникова Алинә Заһитова белән фотога төшәргә хыяллана

Алинәнең "алтын" медаль яулавына мин бик шат, ди спортчы Аделина Сотникова.

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Алинә кебек кызның кулыннан килгәннең барсын да эшләвенә һәм "алтын" медаль яулавына мин бик шат", - диде кичә "Беренче канал"дагы "Пусть говорят" тапшыруында Сочидагы Олимпия уеннары чемпионы Аделина Сотникова. 
 
"Мин бу ярышларны карадым һәм башкалар кебек үк бик борчылдым. Алинәгә, безнең кызларга рәхмәт", - диде ул. 
 
Сочи-2014 җиңүчесе шулай ук алдагы Олимпиададан соң  булган вакыйганы да искә төшереп узды. 
 
"Олимпия уеннарыннан соң Россия кубогына ярышлар вакытында Алинә, минем янга килеп, фотога төшәргә сораган иде. Хәзер инде миңа аның белән фотога төшәргә сорыйсы", - диде Аделина Сотникова. 
 
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100