news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аделаида Сабан туеның иң популяр кешесе булып Казан кунагы Айдар Сөләйманов танылган

15 апрельдә Көньяк Австралия башкаласы Аделаида шәһәрендә сабан туе үтте.

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”). Казан кунагы Айдар Сөләйманов Аделаида сабантуеның иң популяр кешесе булып танылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

15 апрельдә Көньяк Австралия башкаласы Аделаида шәһәрендә сабан туе үтте. Дөньяның бу кыйтгасында хәзер җәй үтеп барганлыктан, бу бәйрәм апрель уртасында көз җиткәчрәк үткәрелде. Австралиядә яшәүче милләтешебез Сафия Вәлиефф хәбәр иткәнчә, бәйрәмне Аделаида хакимияте рөхсәте белән шәһәр паркында биредәге татар-башкорт җәмгыяте оештырган.14 апрельдә аерым бинада үткән концертта Казан кунагы, татар яшьләре чыгыш ясаган, - хәбәр итә матбугат хезмәте.

Якшәмбе көнне шәһәр паркында үткән сабан туенда хакимият вәкилләре, татар-башкортлардан башка уйгур, үзбәк, рус җәмгыятьләре вәкилләре катнашкан. Җыелган халык алдында Татарстан мәдәният министры юлламасы белән махсус җибәрелгән артист Айдар Сөләйманов, Аделаида татар яшьләре, якшәмбе мәктәбе балалары, яшьләрнең «Ак калфак» төркеме чыгыш ясаган. Монда оештырылган спорт ярышларында, уеннарда җиңүчеләргә яхшы бүләкләр бирелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100