Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аделаида Сабан туенда Австралиянең төп символы көнгерә дә булачак
Сабантуй Аделаида шәһәрендә 15 апрель көнне үтәчәк.
(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Австралиянең Аделаида шәһәрендә 15 апрель көнне Сабантуй бәйрәме үтәчәк. Сабантуйда Австралиянең төп символы көнгерә дә булачак. Бу турыда “Татар-информ” хәбәрчесенә Австралиядә яшәүче татар имамы Булат хәзрәт Ишмөхәммәтов әйтте.
“Мин белгәнчә, бу елны бөтен дөньяда Сабантуй әле Флоридада гына бәйрәм ителде. Австралия Сабантуйны икенче булып бәйрәм итәчәк”, - диде Булат хәзрәт.
Булат хәзрәт сүзләренчә, элек Сабантуй декабрь аенда бәйрәм ителгән. “Без Сабантуйны башта декабрь аенда бәйрәм итә идек. Җәйге яллар вакытына туры килә иде ул. Әмма тышта бик эссе булу сәбәпле, без Сабантуйны хәзер апрель аенда бәйрәм итәбез. Бездә апрель ае көз ел фасылына туры килә. Эссе түгел. Бу вакыт ничектер билгеле булган календарь буенча бәйрәм ителә торган Сабантуй вакытына да якынрак”, - диде имам.
Булат хәзрәт әйтүенчә, Сидней белән Аделаида үзара эстафета булдырмакчы. “Әйтик, Сабантуй башта Аделаидада үтә, икенче елга, мәсәлән, Сиднейда. Һәм шулай чиратлап дәвам итә”, - диде ул.
Татар имамы Сабантуйны оештыруга да, башка чаралар чыгымнарына да акчаны үзләре җыюларын әйтте. “Акчаны без үзебез җыябыз. Австралия грантлары да бар. Татарстан Республикасы булыша, ел саен төрле артистлар килә. Сабантуйга опера һәм эстрада җырчысы Венера Ганиеваның, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның, “Казан егетләре” һәм “Зө-Ләй-Лә” төркемнәренең, җырчы Марсель Вагыйзовның, Татарстанның танылган артисты һәм җырчысы Алсу Әбелханованың һ.б. килгәннәре бар”, - диде Булат хәзрәт.
Ул Австралия Сабан туенда бар җирдә билгеле булган ат чабышлары булмавын әйтте. “Бездә ат чабышы юк. Без балаларны чаптырабыз. Алар таяк атка утыралар да, беренчелектә ярышалар. Көрәш урынына бездә сумо. Зур, калын киемнәрне кияләр дә, имеш таза егетләр булып сугышалар. Йомыркалы кашык кабып йөгерүләр, капчык киеп йөгерүләр, болар барысы да бар. Баганага гына менмиләр бездә, чөнки бик куркыныч. Җитмәсә, безнең Сабантуй паркта үтә. Сабантуйда традиция буенча көнгерә дә булачак. Ул инде безнең көнгерә киеменә киенгән аниматор - оештыручыларның берсе”, - диде Булат хәзрәт.
Шулай ук ул Сабантуйда татар мәктәпләрендә укучы балалар чыгыш ясаячакларын әйтте. “4-15 яшьтәге балалар чыгыш ясаячаклар. Алар бииләр дә, җырлыйлар да”, - диде имам.
Аның сүзләренчә, Сабантуйга 1000гә якын кеше җыелачак. “Безнең Сабантуйга татарлар гына түгел, башка милләт кешеләре дә бик күп киләчәк. Үзбәкләр, уйгырлар, төрекләр һ.б.”, - диде имам.
Булат хәзрәт Австралия җәмгыятьләре артык зур түгел икәнен әйтте. “Сабантуйны “Татар-башкорт ассоцияциясе” оештыра, монда барысы да коры энтузиазмда. Вәлиевлар, Садриевлар, зур татар гаиләләре бик булыша инде”, - диде имам.
Сабан туена Австралия татарлары диаспорасы вәкилләре теләге булган һәркемне чакыра.
Бәйрәм алдыннан, 13 апрельдә, тамашачылар Татарстанның атказанган артистлары Наил Сәгъдиев, Айдар Сөләйман катнашында концерт карый алачак. Айдар Сөләйман – күпсанлы халыкара бәйгеләр лауреаты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз