news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Адам Штифтер венгрларның Идел буендагы чоры турында фильм төшерү идеясен хуплады

Венгриянең Казандагы Баш Консулы әйтүенчә, венгрларның борынгы ватаны - Идел, Кама буйлары турында фильм юк.

Адам Штифтер венгрларның Идел буендагы чоры турында фильм төшерү идеясен хуплады
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Венгриянең Казандагы Баш Консулы Адам Штифтер венгрларның Идел буенда яшәүләренә хакында фильм төшерү идеясен кино төшерүчеләргә тәкъдим итәчәген әйтте. Бу хакта ул венгр кинолары көне ачылуына багышланган чарада "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

Адам Штифтер венгрларның Карпат буйларына килеп урнашуларына багышланган тарихи картина барлыгын әйтте. Бу - XVIII гасыр азагын сурәтләгән "Яңа Ватанга килү" дип аталган картина. Аннан да иртә тарихны сурәтләгән фильм юк диде Баш Консул.

"Ә венгрларның Идел буенда яшәгән чорына багышланган фильм бармы?" - дигән сорауга ул "Кызганыч, андый фильм юк. Минем бу хакта кемнеңдер фильм төшерәчәге хакында ишеткәнем дә юк", - дип җавап кайтарды. Әмма Баш Консул бу идеяне хуплавын әйтте.

"Бу идея искиткеч. Мин, һичшиксез, кызыксынган кешеләргә әйтәчәкмен. Дипломатик миссия җитәкчеләре елына ике тапкыр - февральдә һәм августта Венгриядә җыела. Анда Венгрия киносы фонды да була. Мин бу идеяне аларга җиткерәчәкмен", - дип вәгъдә бирде Адам Штифтер.

Баш Консул бу фильмны төшерү өчен материал аз булуын, зур эзләнүләр кирәк булуын искәртте. Ул бу өлкәдәге уңай адымнарны - Алексеевск районы Тигәнәле авылы янында табылган венгр каберлеген өйрәнүне, венгр археологлары октябрь аенда Казанда уздырган конференцияне, Милли архивтагы борынгы венгр табылдыкларына багышланган күргәзмәне телгә алды.

  • Тарихи яктан венгрларның борынгы ватаны - Урал тауларының көнчыгышындагы далалар. Бэзнең эрага кадәр бер мең ел элек венгрлар Түбән Кама төбәгенә күченә.Соңрак алар Кара диңгез буендагы далаларга китә, хазарлар, болгарлар белән янәшә яши. IX гасыр азагында алар хәзер яшәгән урынга - Карпат таулары ягына күченә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100