news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Адам Штифтер: Венгр телендә "Балта", "Алма" сүзләре шулай ук яңгырый

Венгриянең Казандагы Баш Консулы венгр һәм татар телләрендә уртак сүзләрнең күп булуын әйтте.

Адам Штифтер: Венгр телендә "Балта", "Алма" сүзләре шулай ук яңгырый
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Венгриянең Казандагы Баш Консулы венгр телендә татар сүзләре белән аваздаш сүзләр күп булуын әйтте. Аерым алганда, ул "балта" һәм "алма" сүзләренең венгр телендә дә шулай ук яңгыравын әйтте.

"Әлбәттә, венгр теле - фин-угыр телләр төркеменә карый. Әмма безнең кайчандыр бергә яшәвебезне дәлилли торган бик күп уртак сүзләр бар. Ул сүзләр көнкүрешкә карый", - диде Адам Штифтер, "Татар-информ" хәбәрчесенә җавап биреп.

"Мәсәлән, "балта". Венгерча balta, татарча да балта. Венгерча alma, татарча - алма. Бу без көндәлек тормышта аралашып яшәгәнне аңлата торган сүзләр", - диде Адам Штифтер.

Баш Консул венгр халкының күпчелеге үз тарихының бу өлешен белә икәнен әйтте. Ул Венгриядә төрки Корылтай уздырылуын, анда Татарстан делегациясенең дә катнашуын искәртте. "Без шундый җылы элемтәләр саклануы белән горурланабыз", - диде Баш Консул.

  • Тарихи яктан венгрларның борынгы ватаны - Урал тауларының көнчыгышындагы далалар. Бэзнең эрага кадәр бер мең ел элек венгрлар Түбән Кама төбәгенә күченә.Соңрак алар Кара диңгез буендагы далаларга китә, хазарлар, болгарлар белән янәшә яши. IX гасыр азагында алар хәзер яшәгән урынга - Карпат таулары ягына күченә.

news_right_1
news_right_2
news_bot