Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Адам Кадыйровка махсус хәрби операция үткәрүгә керткән өлеше өчен медаль тапшырылды
Чечня башлыгы улы, республика җитәкчесе ярдәмчесе һәм Чечня Куркынычсызлык cоветы cекретаре Адам Кадыйровка махсус хәрби операция үткәрүгә керткән өлеше өчен медаль тапшырдылар. Бу хакта Чечня Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Милли сәясәт, тышкы элемтәләр, матбугат һәм мәгълүмат министры Әхмәт Дудаев үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.
Дудаев билгеләп үткәнчә, бүләк Кадыйровның куркынычсызлыкны тәэмин итүгә һәм махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә керткән өлешен лаеклы тану булды. Владимир Путин исемендәге Россия спецназ университеты кураторы буларак, ул иреклеләрне әзерләү үзәген үстерүдә актив катнаша.
Министр Кадыйровның киләчәктә дә Чечня Республикасы һәм бөтен Россия Федерациясе мәнфәгатьләренә намус һәм лаеклылык белән хезмәт итәчәгенә ышаныч белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз